Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм»

28 ноябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә  «Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм» дигән темага әңгәмә оештырылды.  Cәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә  бүләк итеп тә булмый. Шулай ук яшьләр арасында үзен зуррак, текәрәк итеп күрсәтер өчен, буш вакытын ни белән шөгыльләнергә белмәгән яки начар дусларга ияреп тәмәке тартып, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланучылар бар. Ә бит наркомания, токсикомания, алкоглизм - тормыштан ваз кичү.  Яшүсмерләрнең ни белән шөгыльләник соң, тормышның кызыгы юк бит, шуңа күрә тәмәке тартабыз, аракы эчәбез, дигәннәрен ишетергә туры килә. Ә спорт? Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, яшьтәшләрең белән  туп тибешле уйна, чанада, чаңгыда шу... . Спорт - ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел.