Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
6 ноябрь - яңа тарихта дәүләтчелекне торгызуда иң истәлекле көннәрнең берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 5 ноябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә укчыларны Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Татарстан Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге белән таныштыру. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү турында әңгәмә үткәрелде. Һәрбер кешенең туып - үскән җире - аның Кече Ватаны дип атала. Безнең туган илебез менә шундый кечкенә өлешләрнең җыелмасыннан тора. Без Россия Федерациясендә яшибез. Безнең дәүләтебез Россия Конституциясендә шулай дип язылган. Без яшәгән Татарстан Республикасы да шулай ук дәүләт. Аның да үз Конституциясе, Рәисе, дәүләт символлары, башкаласы бар. Татарстан Республикасы гражданины берүк вакытта РФ гражданины да булып тора.