“Халыклар дуслыгы - тынычлыкның нигезе”
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата - бабаларыбыз - төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре - бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга булышкан.
2 ноябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә “Халыклар дуслыгы - тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар һәм халыклар дуслыгын чагылдырган рәсемнәрне буядылар.