Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Коррупциягә юл куймыйк»

29 октябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Коррупциягә юл куймыйк» дигән темага әңгәмә оештырылды.  Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Ришвәтчелек - кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган бәла. Коррупция - бу тема бүгенге көндә көн кадагында (актуаль). Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, бөтен начарлыкның башы ришвәтчелектә икәнлеге хакында уйлана башлыйбыз. Ришвәтчелекне ничек җиңәргә? Берәр кайчан ул тормышыбыздан китәрме? Кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар? Ә ришвәт бирмичә дә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинме? Бу проблема гасырлардан килә. Бу проблемага чик куелыр. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция — законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара.