Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Кешенең көндәлек тормышында заманча фән казанышлары»

14 нче октябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кешенең көндәлек тормышында заманча фән казанышлары» дигән презентация карау белән әңгәмә үткәрелде. Башта китапханәче фән – прогресс турында сөйләде. Фән - яңа белемнәр һәм әйләнә - тирәбездәге дөньяны аңлау бирә, ә техника - бу белемнәрне гамәлдә кулланырга ярдәм итә. Презентация видеосын карау барышында балалар фәннең нәрсә икәнлеге һәм аның ни өчен кирәклеге, кешелек тормышын үзгәрткән, безнең көнкүрешкә ныклап кереп, безнең көндәлек чынбарлыкка әверелгән уйлап табулар һәм ачышлар турында әңгәмә булды. Йомгаклауда катнашучылар цивилизациянең кайбер казанышлары файдалы да, зарарлы да булырга мөмкин һәм әйберләрдән дөрес һәм тиешле дәрәҗәдә файдаланырга кирәк дигән нәтиҗә ясады.