Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!»

Бишенче октябрь – халыкара укытучылар көне. Әлеге бәйрәмгә багышлап Чыршы авыл китапханәсендә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» - исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде. Бишенче октябрь иртәсендә укытучыларны мәктәп ишеге яныннан ук, укучылар чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Бәйрәм көнендә без укытучыларны ял иттерегә булдык: Укытучыларга багышланган берсеннән - берсе матур җырлар, шигырьләр сөйләдек.