«Шәфкатьле һәм миһербанлы булыйк!»
«Шәфкатьле һәм миһербанлы булыйк!» –өлкәннәр көне - әңгәмә, очрашу кичәсе
Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, өлкән буын кешеләренә аеруча игътибарлы буласы килгән көн бар - бу Халыкара өлкәннәр көне! 2 нче октябрь көнне, «Шәфкатьле һәм миһербанлы булыйк» дигән тамга астында, Чыршы мәдәният йорты актлар залында бәйрәм оештырылды. Бәйрәм, чәй табыны артында аралашып, кызыклы мизгелләрен искә төшереп дәвам ителде. Өлкәннәр көне - өлкән буынга йөрәк җылысы, эшкә бирелгән көч, яшь буын белән уртаклашкан тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерү көне. Балалары һәм оныклары бу көнне мөмкин булганча туганнарына кунакка килә. Өлкәннәр өчен иң зур бүләк - кайгыртучанлык. Безнең аларга сәламәтлек, озын гомер, тирә - юньдәгеләрнең җылысын һәм игътибарын телисебез һәм ел буена кәефне күтәрәсебез килә!