Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

Табигатьтә алтын көз.

Табигатьтә алтын көз. Елның әлеге фасылы - иң матур һәм могҗизалы вакыт. Агачлар алтын - сары төскә күмелгән, урманга көз - рәссам килгән, һәр яфракның үз төсе. Көз - мул уңыш җыю мөмкинлеге бирә, табигать тә матур алтынсу төсләргә бай була. Менә шундый матур көзге табигать кочагында 27  сентябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә әдәби чара үткәрелде. Укучыларны яңа китаплар белән таныштыру һәм китаплар уку оештырылды.   Һәркемнең туган җиренең, туган авылының матур табигате була. «Табигать» - бу бик кадерле сүз.  Кемгә дә газиз, якын, кадерле бит ул! Ә туган якның табигате, һәр карыш җире, авылы, чишмәсе, басу - кырлары, урман - болыны әллә никадәр истәлекләр саклый. Кешеләрне  гүзәл табигать иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Шуңа күрә табигатебезне яратыйк, саклап яшик.