Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Саклап калыйк туган җиребезне»

25  сентябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә Туган җиргә  багышланган әңгәмә үткәрелде. Балалар планетада булган ресурсларның байлыгы, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннар һәм үсемлекләрне саклау турында беләчәкләр, дөньядагы һәм безнең экологик проблемалар белән таныштылар. Уен формасында балалар хайваннар һәм үсемлекләр турындагы табышмакларны чиштеләр. «Саклап калыйк туган җиребезне» исемле китап күргәзмәсе материаллары, атаклы язучылар И.С. Тургенев, К. Г. Паустовский, М. М. Пришвинның туган табигать турында әйткән сүзләре балаларга табигать турында күбрәк белергә ярдәм итәр һәм табигать турындагы китаплар белән таныштылар. Чара, өндәмә белән тәмамланды: «Әйдәгез табигатебезне саклыйк  - ул гүзәл, бай һәм бик күптөрле, әмма чиксез түгел!».