Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Интернет һәм мин...»

Балаларны Интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтү максатында 16  сентябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә 1- 4 класс укучылары өчен «Интернет һәм мин...» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.  Чара башында балалар Рунетның белем алу, иҗат һәм шәхес үсеше өчен иң яхшы ресурслары, зарарлы мәгълүматның төрле төрләре, интернет - мошенниклар челтәренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында әңгәмә алып барылды. Интернет безнең тормышка шулкадәр нык килеп керде ки, аннан башка тормышны күз алдына китерүе кыен. Интернет хәзер иң зур мәгълүмати система булып тора. Интернетта теләсә нәрсә табарга мөмкин. Китапханәче компьютерның файдалылыгы һәм шул ук вакытта куркынычсызлыгы турында сөйләде.