«Китап уку иң яхшы белем алу»
Яхшы китап белән очрашу - чын бәйрәм һәм бүләк. 16 сентябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Китап уку иң яхшы белем алу» күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны яңа китаплар белән таныштырды, билгеле бер темаларга һәм жанрларга игътибарны җәлеп итте, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга омтылыш уятты. «Бик кызыклы китаплар» дип аталган күргәзмәгә күзәтү булды. Ул китапларның төрлелеген аңларга ярдәм итте. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәләрдә йөрүчеләрнең күбесен сөендерде. Катнашучыларның һәркайсы китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап алып һәм аның белән танышты.