Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Табигать – иң яхшы даруханә»

29 июнь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Табигать – иң яхшы даруханә» исемле китаплар күргәзмәсе эшләнде,әңгәмә үткәрелде. Балаларга үсемлекләрнең файдалы сыйфатлары турында аңлатып үтелде. Үсемлекләрне дәвалау максатында куллану турындагы мәгълүматлар буыннан буынга бирелеп килгән. Яшел даруханә кешеләргә һәрчак тугрылыклы хезмәт итә  - аңа үзенең мул бүләген  - даруларын бирә. Бу байлыктан акыллы файдалана белергә, өйрәнергә кирәклеген балалар да аңлады.