«Балалар һәм матур әдәбият»
Матур әдәбият балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә , алардагы геройлар халәтенә керә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә.
Чыршы авыл китапханәсендә, «Балалар һәм матур әдәбият» дип исемләнгән балалар өчен бай эчтәлекле әдәбият күргәзмәсе эшләнде «Балачак аланы», « Балалар бакчасы», «Балачак - уйнап - көлеп үсәр чак» уку китапларына кергән әсәрләрне еш кулланам.
Балалар белән шөгыльләнгәндә Шәүкәт Галиевның «Физзарятка ясый куян», Роберт Миңнуллинның шигырьләрен, Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен, Равил Фәйзуллиның «Ни җитмәгән?», Ә.Ерикәйнең «Чисталык сөябез» шигырләрен, Әхәт Гаффарның «Юынмый торган балык», Корней Чуковскийның «Мойдодыр» әсәренең тәрҗемәсен, М.Хөсәеннең «Армыйм да мин, талмыйм да!», Хәкимҗан Халиковның «Хәрәкәттә бәрәкәт»шигырен һәм башка язучыларыбызның әсәрләрен сәламәтлекнең нигезе чисталык, физик чыныгу икәнен төшендерүдә, сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләүдә һәм көндәлек риҗимның әһәмиятен аңлатылды.