Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Минем гаиләм»

Гаилә - һәр кешенең тормышында иң мөһиме. Бу кечкенә дөнья, анда без үз гореф -гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне төзибез. Гаиләдә бергә иҗат итү өчен үткәрелгән вакыт аеруча кыйммәтле, ул гаилә ялын баета гына түгел, ә балаларны һәм өлкәннәрне уртак эшләрдә берләштерә. Кечкенәдән үк балага якын кешеләргә һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Гаилә елы кысаларында Чыршы авыл китапханәсендә «Минем гаиләм» рәсем бәйгесе узды. Башта китапханәче илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ничек билгеләп үтелә, ни өчен без бу бәйрәмне билгеләп үтәбез, һәм ни өчен бу көннең символы итеп ромашка сайланганын турында сцйлщшенде. Аннары алар үз гаиләләрен, әниләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм сеңелләрен рәсемен ясадылар.