«Барысында белергә,барысында күрергә»
31 май көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Барысында белергә,барысында күрергә»дигән темага экскурсия узды. Тормыш күрсәтмәләре тупланган шундый йорт бар. Бу йорт зур яки кечкенә «китапханә», - дип атала. «Библио» грекча - китап, «тека» - саклау урыны. Китапханәдә бик күп китаплар, журналлар бар, һәм болар барысы да китап фонды дип атала. Кирәкле китапны тиз таба алыр өчен, ул үз урынында торырга тиеш. Башкача әйткәндә, һәр китапның үз йорты һәм үз фатиры бар дип әйтергә була. Һәр китапның үз хәреф һәм сан – шифр номеры бар. Бу шифрдан китапның адресын белергә була: кат һәм ул сакланган киштә. Каталог - ящикларда барлык китапларның исемнәре һәм шифрлары язылган карточкалар саклана. Китапханәче мондый карточкага карый , саклагычка төшә һәм сиңа кирәкле китапны , укучылар формулярын китерә , анда сез укыган барлык китаплар языла. Монда ничә төсле китап барлыгын карагыз. Һәм алар барысы да билгеле бер тәртиптә, үзләрендә торалар.