Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Тәмәкенең зарары»

Чыршы авыл китапханәсендә «Тәмәкенең зарары» темасына әңгәмә үткәрелде. Укытучы эшендә төп бурычларның берсе - балаларны кечкенәдән үк кадерләргә, сакларга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга өйрәтү. Сәламәт балалар - җәмгыятьнең иминлеге. Сәламәт үсеп килүче яшь буыныннан башка милләтнең киләчәге юк. Әмма, кызганычка каршы, барлык кешедә моны аңламый һәм инде иртә яшьтән үк алкоголь эчә, тәмәке татып карый башлый. Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы елдан-ел кискенләшә бара. Табиблар фикеренчә, әгәр кешелек дөньясы яшьләр арасында тәмәке таралуны туктата алмаса, ахыргы чиктә, яшьләрнең тәмәке тартуы өченче меңьеллыкның санитария һәлакәтенә китерәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, укучыларга проблеманың глобаль һәм актуальлеген күрсәтергә, яшүсмерләрнең тәмәке тартуына игътибарны җәлеп итәргә, тәмәке тартуның зарары турында сөйләргә һәм әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә кирәк. Тәкъдим ителә торган чара кеше сәламәтлеге өчен тәмәке тарту зыянын аңлауга юнәлдерелгән.