«Гаиләм - ныклы терәгем»
Гаилә - ул әти - әни, бала - чага гынә түгел, гаилә - ул нәсел, тамыр, шәҗәрә. Шуңа күрә кешеләр борынгыдан үзләренең ата – бабаларын олылаганнар, алардан калган әйдерләрне кадерләп саклаганнар. Шулай итеп гаилә тардиөияләре, гадәтләре буыннан буынга күчкән. Гаилә кечкенә дәүләт кебек. Анда тәртип һәм тынычлык булырга тиеш. 2024 ел - Рәсәйдә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Чыршы авыл китапханәсендә, «Гаиләм - ныклы терәгем» дигән тема астында балалар белән рәсем бәйгесе үткәрелде.