«Нәүрүз ае»
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны «Нәүрүз ае» дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. 22 март көнне Чыршы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф - гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан «Хуш киләсең, Нәүрүз» дигән бәйрәм үткәрелә. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы – уеннарын уйнаячак. «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы», «Күрсәт әле үскәнем», һ.б. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашачак. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми. Алар җитезлек буенча көч сынаша: кашыкка йомырка салып йөгерә, көчләрен үзара аркан тартып сынан караячак. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Уеннар белән арыган балаларны өстәл янында кайнар чәй, тәмле коймак, учакта казанда пешкән пылау көтә .