21 март - Халыкара балалар китабы көне
21 март - Халыкара балалар китабы көне . Халыкара балалар китабы көне күп илләрдә бүген дә зур бәйрәм төсе ала. Китапка багышланган бәйрәм аеруча җанлы тормыш башлана: төрле чаралар, конкурслар , күргәзмәләр, балалар шагыйрьләре һәм язучылар белән кызыклы очрашулар оештырыла. Әлбәттә, һәр чарада Андерсенның могҗизалы әкиятләре искә алынмыйча калмый, аның геройлары сәхнә түрен бизи, сабыйларның күңеленә изге уйлар сала. Кем белә, бәлки, китап бәйрәменә килгән балалар арасында булачак бөек әкиятче дә бардыр?