Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Без наркоманиягә каршы»

1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан  27 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Без наркоманиягә каршы» рәсем бәйгесе үткәрелде. «Без наркоманиягә каршы» дигән тамга астында , китаплар күргәзмәсе эшләнде, укучылар наркоманиягә каршы рәсемнәр ясадылар, плакатлар эшәделәр. кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәтләрнең берсе – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Сәламәт яшәү рәвешен саклап, бу баткаклыкка без каршы торыйк.