«Ватанны саклаучылар көне»
Кызыл армия һәм флот көне исә 1922 елдан башлап бәйрәм ителә башлаган. Бүген әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне дип игълан ителә. 22 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә кәгазь самолетлар ясау буенча мастер - класс оештырылды. Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар,китапханәчеләр уята һәм ныгыта. Ватанны саклау өчен аермачык кулга корал да тотарга кирәкми. Моның өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш. Ватанын яраткан һәм аның киләчәге өчен көч сарыф иткән һәр кешене әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Туган ил, туган тел, туган өй сүзләре һәрвакытта да күңелләрдә иң изгеләрдән, иң кыйммәтлеләрдән булсын. Бары тик үз туган иле, үз туган теле, үз гаиләсе белән горур кешеләр генә башка илләрнең, башка телләрнең, башка гаиләләрнең кадерен белә ала. Үз туган илебезне, үз туган телебезне онытмыйк, кадерен белик, Ватаныбыз сагында булыйк!