Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Туган телем иркә гөлем»

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО  тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый - талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. 21 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәдә «Туган телем иркә гөлем» – дигән тамга астында, туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә бәйле чара үткәрелде.