«Мәңге төзәлмәс яра»
Русия халкы бүген Бөек Ватан сугышы хатирәләре белән генә түгел, Әфганстан сугышы хатирәләре белән дә яши. Чөнки аның тарихына Әфганстан афәте дә канлы еллары белән язылды. Агымдагы елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел тулды. 19 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Мәңге төзәлмәс яра» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Әфганстан сүзен ишетү белән аларның йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра сыкрап куя... Тау - кыялар арасыннан исән-имин кайтса да, утлы еллар вакыйгалары аларның җанын гел борчып торадыр. 18 яше чак тулган егетләр Әфганстан дигән илдә ут эченә керделәр. Шулар арасында,Чыршы авылы егете Нигъмәтуллин Саматта бар. Әңгәмәбез Нигъмәтуллин Самат турында узды