Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Китапханә һәм мин"

 5 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Китапханә һәм мин » (интернетсыз көн)  дигән тамга астында әңгәмә үткәрелде. Китаплар иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китаплар һәр кешегә хезмәттә булыша. Китап тормышны танып белергә өйрәтә - дигән күргәзмә һәм балалар белән әңгәмә уздырылды. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе.  Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш. «Интернетны сүндерәбез, кулга китап алабыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Чара ахырында укучылар бер-берсенә, дусларына сәлам хатлары язырга сүз бирделәр.