«Ул шомлы көннәрдә»
29 январь көнне, Чыршы авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан «Ул шомлы көннәрдә» дип исемләнгән патриотик тәрбияви әңгәмә үткәрелде. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. Укучы балаларга сугыш турында, Ленинград камалышы турында бай эчтәлекле чыгыш ясалды, күргәзмә эшләнде, балаларның сорауларына җаваплар бирелде. Без бүгенге көндә ничек яшибез? Матур тормышта яшибез. Сугышта башларын салганнарны беркайчанда онытмаска тиеш.