"Тату гаилә - бәхетле гаилә"
Тату гаилә - бәхетле гаилә, - ди безнең халык. . Гаилә нәрсә ул? Шуңа бәйле рәвештә Чыршы авыл китапханәсендә гаилә турында шигырьләр уку бәйгесе үткәрелде. Гаилә - ул һәр төрле явызлыктан, пычрактан, яңгырдан саклаучы оя, ул җылы учак. Учак янында аның әгъзалары җыела. Гаилә көчлерәк булган саен, аннан килгән җылылык көчлерәк була. Гаилә - тормышның нигезе. Әгәр дә ул нык, дус булса, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык. Әгәр ата - аналар аның тоткычы булса, балалар гаилә көзгесе. Әби – бабайлар гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Алар үз балалары өчен генә түгел, оныклары өчен дә үрнәк. Тәҗрибә, олылар киңәшләре тормышның төрле, катлаулы сорауларын уңышлы чишәргә булыша.