“Гыйлемнән зур хәзинә юк”
Январь аенда сөекле шагыйребез Фатих Кәримнең 115 ел тулу уңаеннан китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Чыршы авыл китапханәсендә Фатих Кәрим – герой-шагыйрьгә багышлаган, “Гыйлемнән зур хәзинә юк” дип исемләнгән әдәби искә алу, китаплар күргәзмәсе эшләнде. Әлеге күргәзмәдә , Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның сугышта язылган шигырьләрен уку оештырылды. Дөньяда тиңдәшсез батырлыклар була. Шундый каһарманлыкларның берсен шагыйрь Фатих Кәрим кылган. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек ул фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышкан һәм шигырен, поэмаларын, повестен автомат түтәсенә куеп язган. Фатих Кәрим 1945 елның 9 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугышканда геройларча һәлак була. Фронтта күрсәткән батырлыгы өчен Фатих Кәрим Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.