«Китапның белмәгәне юк»
Быел татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал тууына 145 ел. Галиәсгар Камал иҗатына, шәхесенә хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән Чыршы авыл китапханәсендә «Китапның белмәгәне юк» - китаплар күргәзмәсе эшләнде. Татар театры тарихында тирән эз калдырган каләм иясе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре белән танышу һәм фикерләр белән уртаклашу узды. Аның күп кенә әсәрләрендә шундый үткен, җитди конфликт куелып, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр тәнкыйтьләнә, көлкегә алына.