Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Саклап калыйк туган җиребезне"

23 сентябрь көнне,китапханәдә  Саклап калыйк туган җиребезне”- рәсем бәйгесе үткәрелде..Туган ил, кече Туган ил төшенчәләрен ачыклау,республика, район, туган авыл турында белемнәрне тирәнәйтү. Патриотизм хисе, туган якка мәхәббәт, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. “Табигать – тиңсез хәзинә!” , "Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Туган җир, туган як, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була.