“Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс”
15 июнь көнне, китапханәдә “Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” дигән тамга астында әңгәмә үткәрелде. һөнәрләрнең бик күп булуы балаларга киләчәктә һөнәр сайлауны кыенлаштыра . Башлангыч мәктәптә баланың, төрле яклап үсеш алган шәхес буларак формалашуында, иң мөһим рольләрнең берсен балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру алып тора. Әти-әниләрнең, якыннарының нинди һөнәр ияләре булуыннан чыгып, алар белән якыннан танышу, балага җәмгыятькә яраклашкан шәхес булып үсәргә ярдәм итә. Шулай ук, үзеңә кулай һөнәр сайлап, тормышта дөрес юл табачаксың. Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, аңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларга гаиләдә үзенең көче җитрлек вазыйфаларны үтәргә этәргеч булдыру.