“Күңелле уеннар”–
1 июнь - Балаларны яклау көне.Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Алар, берничә бала бер җиргә җыелдымы, шунда ук бер уен оештыру ягын карыйлар. Ял сәгатьләрендә аларның иң күңелле һәм файдалы шөгыльләре шул уеннар була. Димәк, уен – иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер ул. Табигаттә бар нәрсә бәйләнештә икәнен аңлау; аны саклау, аңа ярдәм юлларын өйрәнү; әхлакъ, экологик тәрбия бирү, экологик яктан белемнәрен ныгыту, арттыру; балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә.