«Тәмәке зарарлы»
30 май көнне, Тәмәке тарту нинди зыян китерә? Чыршы авыл китапханәсендә «Тәмәке зарарлы» дигән темага рәсем бәйгесе,әңгәмә үткәрелде.
Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ир – атларга ияреп хатын - кызлар да тәмәке көйрәтә. Авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр. Бу файдасыз шөгыль бихисап чирләрнең килеп чыгышына сәбәп була.
Эш шунда: никотин үсемлек чыгышлы куркыныч агуларның берсе дип исәпләнелә. Тын юллары авырулары, астма, туберкулез, үпкә рагы, матдәләр алмашынуы бозылу, пневмония һәм башка бик күп авыруларның башы тәмәкегә бәйле. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына тәмәке тартканнар өч тапкырга артыграк дучар була. Тәмәке көйрәтүчеләрдә тартмаганнар белән чагыштырганда югарыда телгә алган авырулар барлыкка килү куркынычы зуррак.