«Китапханәдә кунакта»
29 май көнне, Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора. Чыршы авыл китапханәсендә «Китапханәдә кунакта» исеме астында библиографик сәяхәт үткәрелде. Сәяхәттә китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтәчәге турында сөйләндн.. Китапханәдә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Китапханә матур, якты, китаплар киштәләргә тиешенчә тезелгән, газета-журналлар уку өчен уңайлыклар бар. Күп төрле стендлар, папкалар укучыларга ярдәмлек булып тора. - «Китап укыган кешенең күңеле бай була », « Китап укыган бала – тәрбияле бала», - дип халкыбыз белми әйтмәгән. Бүген барыбыз да Интернетның мәгълүматны артык күп, ләкин өстән - өстән генә бирүен аңлыйбыз. Китап укыган кеше матур итеп аралаша, үз фикерен кирәгенчә җиткерә белә. Ә укымаган кешедә бу сәләтләр аксый.