«Гүзәллекне тою һәркемгә кирәк»
18 май көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Гүзәллекне тою һәркемгә кирәк» - исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга экология, хайваннар һәм үсемлекләр, бөҗәкләр турында кызыклы китаплар белән якыннан танышу биреләчәк. Шулай ук К. Паустовский, Б. Житков, В. Бианки, М. Пришвин, Г. Скребицкий әсәрләре тәкъдим ителде. Экология белән үзара ярдәмләшүгә безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган, гүзәллекне үз кулларыбыз белән харап итәбез. Бүгенге көндә табигать язмышын кеше һәм ул яшәгән җәмгыятьнең экологик культура дәрәҗәсе хәл итә. Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, туу, тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк. Татар халкында табигать күренешләре, ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында күпме табышмак, әйтем, сынамыш, бәйрәм-йолалары бар. Экологик белем һәм тәрбия бирүгә кагылган мәкаль-әйтемнәрне еш очратырга мөмкин. «Кул пычранса, су белән юарсың».