«Гаиләм – ныклы терәгем »
15 май көнне, 15 май - Халыкара гаилэ көне. Шул унайдан башлангыч сыйныф укучылары белән, Чыршы авыл киапханәсендә «Гаиләм – ныклы терәгем » дигән темага рәсем бәйгесе оештырылды. Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә - бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, балалар белән бәйләнгән. Гаиләдә тынычлык, иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы белән бәйле.