“Тукай яши – халык күңелендә”
29 апрель көнне, китапханәдә “Тукай яши – халык күңелендә” дигән темага китаплар күргәзмәсе, Тукай иҗатына күзәтүләр, шигырьләр уку үткәрелде. Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр. Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килде.