Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“Китап - белем чишмәсе”

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Китап - белем чишмәсе, ди халык мәкале дә. Халыкара балалар китабы көнен китап яратучы, китап укучы балалар, язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. 21 март  көнне, Чыршы авылы китапханәсендә, “Китап - белем чишмәсе” исемле чара  уздырылды. Китап уку кагыйдәләре белән танышу. Әлифба – беренче уку китабы турында. Без язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турынднда әңгәмә узады.