"Чәчәк атсын туган илем"
20 март көнне, Чыршы авыл китапханәсендә "Чәчәк атсын туган илем" дигән темага башлангыч сыйныф укучылары белән рәсем бәйгесе оештырылды . Бу чара туган ягыбыз, туган авылыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Дөньялар киң, анда илләр күп. Туган илем минем бер генә. Туган илемдә дә телләр бик күп . Төрле милләт халкы булсак та без тынычлык кына телибез. Һәр туар таң бәхет алып килсен, тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын, уртак безнең җирдә теләкләр. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.