Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“ Китап уку – канатлы булу”

2 март көнне, “Китап уку – канатлы булу” атамасы астында Чыршы авыл китапханәсендә Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел булу уңаеннан китаплар күргәзмәсе ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары белән китаплар күргәзмәсенә күзәтүләр оештырылды,әкиятләре укылды,кыскача тормыш юлы белән таныштырылды.