“Мәңге төзәлмәс яра”
15 февраль көнне китапханәдә "Мәңге төзәлмәс яра" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әфганстан сүзен ишетү белән аның йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра сыкырап куядыр. Тау - кыялар арасыннан исән - имин кайтса да, утлы еллар вакыйгалары аның җанын гел бимазалап торадыр. Әңгәмәбез Чыршы авылыннан Әфган сугышында катнашкан Нигъмәтуллин Самат турында булды.