Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“Мин кулыма китап алам...”

26 гыйнвар көнне Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәдә, "Мин кулыма китап алам..." дип аталган китаплар күргәзмәсе эшләнде. Балалар язучысы Әминз Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен,иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган. Ул 1938 елда яза башлый. Аның кече яшьтәге балаларга атап язган "Бүләк" исемле беренче шигъри китабы 1940 елда басылып чыга. "Яз бүләкләре" (1962), "Яз шатлыгы" (2003) кебек шигырьләре һәм "Ана йөрәге" (1959), "Минем танышларым" (1983) кебек проза китаплары авыторы.