Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“Гыйлемнән зур хәзинә юк”

17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, дрматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел, шул уңайдан "Гыйлемнән зур хәзинә юк" дигән тамга астында китаплар күргәзмәсе эшләнде. Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән...", "Яра", "Йәгез, бер дога!" һ.б әсәрләре укучыларга тәкъдим ителде.