Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Китапның белмәгәне юк"

13 январь көнне, Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел булу уңаеннан, китапханәдә "Китапның белмәгәне юк" дигән тема астында китаплар күргәзмәсе эшләнде. Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнәшева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Г.Зәйнәшева җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева 1960 -1990 елларда татар җыр сәнгатен тулысынча биләп ала. Һәр җырчы аның иҗатыннан үзенең репертуарын баета,концерт программасын бизи. Шагыйрәнең шигырьләре, җырлары бүгендә әле халык күңелендә яши.