Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“Туган авылым тарихы”

24 август көнне, "Туган авылым тарихы" дигән тамга астында китапханәдә чара уткәрелде. Тау башына менеп карасаң, авыл һәм аның тирә - ягы әкияттәге кебек матур булып күренеп тора. Авылга урман бик якын. Авыл табигатьнең бик матур җиренә, биек тау итәгенә урнашкан. Тау кырыенда агачлары, тау өстендә чыршы, нарат, миләш һәм башка күп төрле агачлар үсә. Җәен тау итәгендә үк бу тауда җир җиләге пешә.