“Үз туган ягыңны ярат һәм бел”
17 август көнне, "Үз туган ягыңны ярат һәм бел" дигән тамга астында китаплар күргәзмәсе эшләнде. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезебез урнашкан авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймастык тугайлар, челтерәп аккан чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр,туган ягыбызның кырлары,басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.