"Тукай яши - халык күңелендә"
"Тукай яши - халык күңелендә" дигән тамга астында мәктәп укучылары белән Тукай шигырьләрен кычкырып уку,викторина үткәрелде, китаплар күргәзмәсе эшләнде. Язның иң матур көннәрендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач куакларында бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Ул 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүнәне Сосна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан Габдулланың газаплы авыр тормышы башлана. Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан- буынга күчеп сөйләрлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул.