Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

Сания Әхмәтҗановага 60 яшь

20 апрель көнне, шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь тулу уңаеннан "Китапның белмәгәне юк" дигән тамга астында шагырәнең шигырьләре, тормыш юлы турында укылды. Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус- татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы - "Мәгариф"тә эшли. Хәзерге көндә "Татар - информ" Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы. Сания Әхмәтҗанова - күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы.