"Кешене китап үстерә"
2 апрель көнне, шагыйрь Ләис Зөлкәрнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан ,"Кешене китап үстерә" дигән тамга астында китаплар күргәзмәсе эләнде. Ләис Зөлкәрнәй 1962 елның 2 апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Саскүл авылында туган. Ләис Зөлкәрнәй - үсеп килүче яшь шагыйрь. Шигырьләре 1978 елдан башлап "Яшь Ленинчы" газетасында," Идел" альманахы, "Идел","Казан утлары" журналларында еш басыла. 1984 елда шагыйрьнең "Балачак күге"исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрде.