"Чәчәк атсын туган илем"
"Чәчәк атсын туган илем" тамгасы астында китапханәдә китаплар күргәзмәсе ясалды. Туган ил,кече Туган ил төшенчәләрен ачыклау, республика, район, туган авыл турында белемнәрне тирәнәйтү. Потриотизм хисе, туган якка мәхәббәт,аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Туган җир, туган як, туган авыл... Һәркем өчен изге,газиз, кадерле ул. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагырьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатында язылып бара.