Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

“Спорт, сәламәтлек”

16 март көнне, "Спорт -сәламәтлек" дигән темага китапханәдә рәсемнәргә күргәзмә һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Максат итеп укучыларда сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү. "Сәламәтлек - иң зур байлык" - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә якны танып белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.